САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Сарманда «Автоярдәм Кубогы»на волейбол ярышлары үтте

.

7 февральдә Сарманның «Айтуган» универсаль спорт залында «Автоярдәм Кубогы» дип исемләнгән волейбол ярышлары үтте. Аларда 7 команда катнашты.

Нәтиҗәдә Тукай районы командасы җиңүче булып танылды. Сарман районы командасы икенче булды. Өченче урында – Әлмәт районы командасы. Әлмәтлеләр өченче урын өчен уенда Актаныш районы командасыннан көчлерәк булып чыктылар.

Җиңүчеләргә һәм призерларга Кубок, медальләр, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Шулай ук турнирның иң яхшы уенчылары да бүләкләнделәр.

Автор: Илназ Сираев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев