Сарманда Әтиләр көненә багышланган бәйрәм концерты узачак
Мәдәният

Сарманда Әтиләр көненә багышланган бәйрәм концерты узачак

Бүген, 15 октябрьдә, 19:00 сәгатьтә Сарман район мәдәният йортында Әтиләр көне уңаеннан «Әтиләр – гаилә терәге» дип аталган бәйрәм концерты булачак.

Чара гаилә кыйммәтләрен ныгытуга, әтиләрнең гаиләдә һәм җәмгыяттә тоткан мөһим ролен күрсәтүгә багышлана. Концерт программасында районның иҗат коллективлары һәм артистларыбыз чыгыш ясаячак.
«Ныклы әти – бәхетле гаилә! Киләчәк – ышанычлы кулларда!» дигән сүзләр астында узачак бу бәйрәм чарасына барлык райондашларыбызны һәм кунакларыбызны чакырып калабыз.

  • Урыны: Сарман район мәдәният йорты
  • Вакыты: Бүген, 15 октябрь, 19:00

Нет комментариев