Бер атнада Татарстанда 14,6 меңнән артык кеше ОРВИ һәм грипп эләктергән
Җәмгыять

Бер атнада Татарстанда 14,6 меңнән артык кеше ОРВИ һәм грипп эләктергән

Татарстанда соңгы атна эчендә 14 587 кеше ОРВИ һәм грипп белән авырган. Роспотребнадзор мәгълүматларына караганда, бу күрсәткеч эпидемия бусагасыннан 6 процентка түбәнрәк. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.

Вирус авырулары арасында гриппның өлеше әлегә зур түгел, шуңа күрә белгечләр вакцинация ясатырга чакыра. «Татар-информ» сайтында хәбәр ителгәнчә, бүгенге көндә республикада 639 642 кешегә гриппка каршы прививка ясалган, аларның 147 419ы – балалар.
 


Нет комментариев