Россия Федерациясе Президентының 2026 елның 12 октябрендә дөнья күргән 723 санлы Указы нигезендә Хәнипов Рөстәм Мирдасалих улы Сарман районы суды рәисе итеп билгеләнде.
Рөстәм Мирдасалих улы Яр Чаллы шәһәрендә туа, 18 санлы мәктәптә урта белем ала. Шушы шәһәрдә үк «Калкан» милиция лицеен тәмамлый. Соңыннан Казан дәүләт университетында юрист һөнәрен үзләштерә. Хезмәт юлын Мамадыш ра-йон судында баш белгеч булып башлый. Консультант, соңрак судья ярдәмчесе вазифаларын башкара. 2010 елның декабрь аеннан Сарман районы буенча 1 санлы суд участогы җәмәгать судьясы булып эшли башлый. 2013 елның июленнән Россия Федерациясе Президентының шул елның 25 июлендә дөнья күргән 644 санлы Указы нигезендә Татарстан Республикасы Сарман район судының федераль судьясы итеп билгеләнде.
Тормыш иптәше Ләйсән Минсафа кызы белән ике бала үстерә.
Нет комментариев