Сарман гимназиясе командасы өстәл теннисы буенча ярышларда җиңде
Спорт

Сарман гимназиясе командасы өстәл теннисы буенча ярышларда җиңде

22 -23 нче октябрь көннәрендә Сарман гимназиясендә район беренчелегенә өстәл теннисы буенча ярышлар үтте.

Ярышта 2004 елгы, аннан кечерәк кызлар,егетләр ярышты. Сарман гимназиясенең 9 б сыйныфы укучысы Набиуллина Камилә 1 урын, 8а сыйныфы укучысы Асылгараева Лейсан 2 урын, малайлар арасында 4 а сыйныфы укучысы Ризатдинов Кәрим 2 урын алдылар. Гомумкоманда 1 нче урынны яулады. Без аларны котлыйбыз, киләчәктә дә бары уңышлар телибез.


Нет комментариев