САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

“Сандугач” ка кунаклар килгән

Җир йөзендә бик күп төрле милләт вәкилләре яши.

 Аларның һәрберсенең үз мәдәнияте, дине, гореф-гадәтләре, теле бар. Шушы көннәрдә Сарманның 4 номерлы «Сандугач» балалар бакчасы тәрбиячеләре арасында “Идел буе халыкларының көнкүреше һәм милли киемнәре” дип исемләнгән бәйге үткәрелде. Конкурсның төп максаты - милләтара дуслыкны пропагандалау; Идел буе халыкларының йолалары, гореф-гадәтләре белән таныштыру; төрле милләт халыкларына карата ихтирамлы мөнәсәбәт, башкаларны хөрмәт итү, кешелеклелек, тату яшәү кебек матур сыйфатлар тәрбияләү. 
Бәйге кысаларында һәр төркем тәрбиячесе аерым бер милләтне тәкъдир итәргә тиеш булган. Бакчада оештырылган бәйге күргәзмәсендә матур итеп киендерелгән курчаклар, йорт күренеше, җиһазлары аша һәр милләтнең яшәеше яктыртылган. Мәртәбәле жюри эшләрнең барысын да бәяләп, урыннар билгеләгән. Нәтиҗәдә беренче урынга иң кечкенәләрнең икенче төркем тәрбиячеләре Альбина Захарова белән Айгөл Мостафина, уртанчылар төркеме тәрбиячеләре Гөлшат Мостафина белән Дания Ахкямова лаек булганнар. 
Икенче урын беренче кечкенәләр төркеменнән Рәмилә Гайфуллина белән Гөлназ Камалетдиновага, икенче кечкенәләр төркеменнән Светлана Байхуҗина белән Лилия Вәлиевага бирелгән. 
Өченче урынны зурлар төркеменнән Альбина Фатыйхова белән Ләйсән Миннеголова, мәктәпкә әзерлек төркеменнән Эльза Гыйльметдинова белән Флүзә Кәлимуллина алган.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X