САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Салымнарыгызны түләргә онытмагыз, райондашлар

.

Хөрмәтле райондашлар! 

 Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 11нче районара инспекциясе хәбәр иткәнчә, физик затларның милек салымнарын, шулай ук физик затларның 2020 ел өчен керемнәренә салым түләүгә белдерү кәгазьләре җибәрелә башлады. Күчемсез милек, җир һәм транспорт чаралары булган гражданнарга исәпләнгән салымнарны 2021 елның 1 декабренә кадәр түләп бетерү кирәк. 

 Якын араларда республика халкының почта тартмаларына салым органнарыннан җыелма салым хакында белешмәләр килә башлаячак. Ә шәхси кабинеттан файдаланучыларга андый белешмәләр электрон рәвештә җибәрелделәр инде. 

 Барлыкка килгән санитар-эпидемиологик хәл шартларында, салымнарны теләсә нинди уңайлы ысул белән дистанцион рәвештә түләргә мөмкин: 

 - «Физик затлар салымнары» мобиль кушымтасы аша; 

Реклама

 - Россия Федераль салым хезмәте сайтында «Салым түләүченең Физик затлар өчен шәхси кабинетында» ; 

 - Россия Федераль салым хезмәте сайтында «Салымнар һәм пошлиналар түләү» сервисы ярдәмендә. 

Бердәм салым түләве ярдәмендә салымнарны аванс рәвешендә дә түләргә була. Физик затның бердәм салым түләве суммасын исәпкә алу салым органы тарафыннан мөстәкыйль гамәлгә ашырыла. Салым органнары тарафыннан акча бүлү турында барлык мәгълүмат «Салым түләүченең Физик затлар өчен шәхси кабинетында» чагылдырыла. Бердәм салым түләвен, «Салымнар һәм пошлиналар түләү» сервисыннан файдаланып, салым түләүченең шәхси кабинеты аша «Аванс янчыкларын тулыландыру» («Пополнить авансовый кошелек») .бүлегендә башкарырга мөмкин. 

 Салым белдерүләрен ачыкларга «Салым хәбәрнамәләре 2021» («Налоговые уведомления 2021») промо-бите ярдәм итәчәк. Бүлектә милек салымнарын түләү белән бәйле типик тормыш хәлләренә кагылышлы сорауларга җаваплар табарга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X