САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Республикада 2022 елда «Демография» илкүләм проектына 6,5 млрд сум акча тотылачак

2022 елда республикада «Демография» илкүләм проектын тормышка ашыру өчен 6,5 миллиард сум каралган.

Бу сумманың зур өлеше – 6,2 миллиард сумы – балалы гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдереләчәк. Балалар тәрбияләүче гаиләләрнең аерым категорияләренә айлык һәм бер тапкыр бирелә торган түләүләр каралган.
Республикада балалы гаиләләргә дәүләт ярдәм чаралары федераль һәм төбәк бюджетлары исәбеннән күрсәтелә.
Федераль дәүләт ярдәме чаралары:
1. Ана капиталы. 2022 елның 9 ае эчендә 19 546 сертификат бирелгән. Бүгенге көндә гаиләдә беренче бала тугач бирелә торган ана капиталы 524,5 мең сумны тәшкил итә.
2. Беренче бала тугач (уллыкка алынгач) айлык түләүләр. Быел 11,5 мең сум күләмендәге айлык түләүләрне 32 меңнән артык кеше алды.
3. Медицина күрсәтмәсе булган парлар, мәҗбүри медицина иминияте полисы буенча бушлай экстракорпораль аталандыру (ЭКО) технологияләреннән файдалана ала.
Балалы гаиләләргә түбәндәге республика дәүләт ярдәме чаралары күрсәтелде:
1. Балалар бакчасына йөргән бала өчен ата-ана түләвенең бер өлешенә компенсацияне 144 508 кеше алды.
2. Беренче, өченче бала тугач, бер тапкыр каралган түләүне авыл җирендә даими яшәүче 1452 хатын-кыз алды.
3. Берьюлы туган өч һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче 7 гаиләгә пособиеләр түләнә.
4. «Ана даны – Материнская слава» медале һәм «Ата-ана даны» ордены белән бүләкләнгән 11 гаилә бер тапкыр бирелә торган акчалата бүләккә ия булды.
2019-2022 елларда республикада «Демография» илкүләм проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә 11 990 урынга (шул исәптән 5 745 ясле урыны) 58 балалар бакчасы төзелгән. Быел илкүләм проект буенча Казанның Яңа Савин районында 220 урынга балалар бакчасы төзелеше башланган.
Илкүләм проектны тормышка ашырган еллар эчендә республикада 31 спорт объекты төзелгән һәм төзекләндерелгән.
Илкүләм проектлар Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча гамәлгә ашырыла. «Демография» илкүләм проектының төп бурычлары – гаиләләрнең, беренче чиратта, балалар тәрбияләүче гаиләләрнең иминлеген кайгырту; туучылар санын арттыру, халыкның үлем-китемен киметү; өлкән яшьтәгеләрнең сәламәт һәм актив гомер озынлыгын арттыру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев