САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Республика йөзләре” циклының беренче күргәзмәсе Минтимер Шәймиевкә багышланачак

Күргәзмә республиканың беренче Президентының туган көнендә ачылачак.

 

20 январьдә – Минтимер Шәймиевнең туган көнендә Казандагы “Россия – минем тарихым” мультимедиа паркында 1 нче павильонда “Республика йөзләре. Минтимер Шәймиев” күргәзмәсе ачылачак. Экспозиция республиканың беренче Президентының, Татарстан Дәүләт Киңәшчесенең эшчәнлегенә, Татарстанның беренче Президентын сайлау кебек тарихи вакыйганың 30 еллыгына багышлана. 1991 елның 12 июнендә Президент булып Минтимер Шәймиев сайлана.
Тамашачылар 26 залда, 133 проекцион экранда республиканың Шәймиев катнашындагы өр-яңа тарихын сурәтләүче фото- һәм видеокадрлар белән таныша алачаклар.
Күргәзмә хронология буенча өч бүлектән тора: “1990 нчы еллар”, “2000 нче еллар”, 2010 нчы еллар” (2020 нче елны да кертеп). Алар үз эченә тарихи вакыйгаларны – Татарстанның Дәүләт суверенитеты турындагы Декларацияне, Татарстан Республикасының яңа Конституциясен кабул итү, Казанның 1000 еллыгына әзерлек һәм аны билгеләп үтү, “Универсиада-2013” не үткәрү, тузган торакны бетерү буенча социаль программаларны тормышка ашыру, газлаштыру һәм башка проектларны сурәтләүче сирәк архив, хәзерге заман фото- һәм видеоматериалларны алалар.
Музей кунаклары шулай ук Попечительлек Советы Рәисе Минтимер Шәймиев булган “Яңарыш” республика фонды проектларын карый алачаклар. Шәймиевнең шәхси архивыннан алынган фото- һәм видеоматериаллар да кызыклы булачак. 2021 елда “Россия – минем тарихым” мультимедиа паркында Татарстан үсешенә зур өлеш кертүче кешеләргә багышланган “Республика йөзләре” күргәзмәләр циклы планлаштырылган.
Беренче күргәзмә иртәнге тугызда ачылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев