Республика олимпиадасы җиңүчесе кыйммәтле бүләккә ия булды
Мәгариф

Республика олимпиадасы җиңүчесе кыйммәтле бүләккә ия булды

Бүген Сарман гимназиясендә зур бәйрәм – Сарман гимназиясенең Татарстан тарихы фәне буенча республика олимпиадасы җиңүчесен бүләкләү тантанасы булды.

Нефтьчеләрнең “Сәләтле балалар” хәйрия фонды советы әгъзасы Зәкия Яһудина җиңүчегә - 9 нчы сыйныф укучысы Регина Сафинага акчалата бүләкләр тапшырды. 
 - Быелгы уку елында Регинадан тыш тагын ике укучым фән олимпиадаларының республика турында призерлар булдылар. Әлбәттә, җиңүчеләр тәрбияләү җиңел түгел -  вакыт белән исәпләшмичә, үз-үзеңне аямыйча эшләргә кирәк, - ди Регинаның укытучысы Кифая Заһирова.
 Бу хакта тулырак язманы газетабызның киләсе санында укый аласыз.
 Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары


Нет комментариев