Бәйрәмдә катнашучыларны район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде.
Бүген район мәдәният йортында "Язлар матур хатын-кызлар белән..." дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үтте. Аңа районның төрле тармакларында хезмәт куючы гүзәл затлары чакырулы иде. Бәйрәмдә катнашучыларны район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, матур теләкләрен җиткерде һәм районның иҗтимагый тормышында актив катнашкан хатын-кызларга Рәхмәт хатлары, чәчәк бәйләме һәм күчтәнәчләр тапшырды. "Ел ир-аты: хатын-кыз карашы", "Ел хатын-кызы" бәйгеләренең район hәм зона туры җиңүчеләрен район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова бүләкләде. Сәнгать сөюче ир-егетләрнең матур җырларын, "Жасмин", "Умырзая" хореографик төркемнәре биюләрен залдагылар көчле алкышларга күмделәр.
Альбина Сабирова язмасы, фотолары hәм видеолары, Илназ Дәүләтбаев фотолары
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз