САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районда үткән террорчылыкка каршы комиссия утырышында нинди мәсьәләләр каралган

Бүген, 5 ноябрьдә, Сарман муниципаль районы Советының утырышлар залында Сарман муниципаль районында Террорчылыкка каршы комиссия утырышы узды. Утырышны террорчылыкка каршы комиссия рәисе, район башлыгы Ф.М. Хөснуллин алып барды. ZOOM режимында узган утырышта Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесе И.Ш. Галиев катнашты.

Утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралды:

«Кешеләр күпләп була торган урыннарны, потенциаль террористик көчләү объектларын террорчылыктан саклауга карата билгеләнгән таләпләрне бозуларны бетерү һәм аның нәтиҗәлелеген арттыру чаралары турында", шулай ук район кибетләренең террорчылыкка каршы якланганлыгы торышы турында»гы доклад белән Р.М. Бадиков "Россия Федерациясе Милли гвардия гаскәрләренең ведомстводан тыш сак идарәсе" Федераль дәүләт казна учреждениесенең Сарман районы буенча ведомстводан тыш сак бүлеге инспекторы чыгыш ясады.

«Террорчылык идеологиясен ачыклау һәм профилактикалау буенча эш нәтиҗәләре турында» мәгълүмат белән полиция начальнигы урынбасары (оператив эш буенча), полиция майоры Әхмәтов Р.Т. чыгыш ясады.

Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы И.Р. Гаделшин яшьләр арасында радикаль идеяләр таралуны кисәтү эшенең торышы турында сөйләде.

Сарман муниципаль районының Психологик-педагогик медик-социаль үзәге эшчәнлеге, һәм ППМС үзәгендә балаларның нинди ярдәм ала алулары турында Башкарма комитетның мәгариф бүлеге начальнигы Сабиров Ә.З. сөйләде.

Петровка Завод авыл җирлеге башлыгы Хөснетдинов А. Б., Иске Кәшер авыл җирлеге башлыгы Дәүләтҗанов Р.Н. авыл җирлекләре территориясендә терроризмны һәм экстремизмны профилактикалау буенча күрелә торган чаралар турында сөйләделәр.

Утырыш нәтиҗәләре буенча террорчылыкка каршы комиссия рәисе Ф.М. Хөснуллин, объектларның террорчылыкка каршы сакланышын тәэмин итүнең төп максаты-гражданнарның тормышын һәм сәламәтлеген, физик һәм юридик затларның мөлкәтен, дәүләт һәм муниципаль милекне, шулай ук әйләнә-тирә мохитне саклау, дип билгеләп үтте. Объект җитәкчеләре Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан расланган карарлар нигезендә объектларның террорчылыкка каршы якланышы буенча чаралар күрергә тиеш.

Балаларны һәм яшүсмерләрне спорт һәм физик культура белән шөгыльләнүгә җәлеп итү буенча агитацияне көчәйтергә кирәк дип санады.

Фотолар район порталыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев