САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районда җәлилчеләрне искә алдылар

25 август – җәлилчеләрне искә алу көне.

Бу көнне Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренең дошман зинданында башы киселгән. Мондый аяныч үлемгә хөкем ителгәннәр арасында якташыбыз Зиннәт Хәсәнов һәм Гайнан Кормаш, Абдулла Алиш, Фоат Булатов, Абдулла Баттал, Гариф Шабай, Әхмәт Симаев, Әхәт Атнашев, Сәлим Бохаров, Фоат Сәйфелмөлеков та бар. Геройларыбызның батырлыгы мәңгелек. Бүген Җәлил поселогында каһарманнарыбыз истәлегенә Муса Җәлил һәйкәленә тере чәчәкләр салынды. Тантанада ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов, район башлыгы Фәрит Хөснуллин, поселок җитәкчелеге, нефтьчеләр, укытучылар һәм укучылар катнаштылар. 

Каһарманнарның башын киссәләр дә, каннарын койсалар да, гомерләрен өзсәләр дә, халык күңелендә алар мәңге яшәрләр!

Альбина Сабирова язмасы, фотолары hәм видеолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев