САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районда да мәзәк бар

Төш

Соңгы арада һинд кинолары белән җенләнгән Ибрай төш күреп ята иде. Имеш, яшь чагы икән. Ул, Шәмсенурның тәрәзә каршына басып, “Танцор диско” фильмындагы җырны суза. Өстәвенә, матур итеп бии-бии башкара. Ул арада тәрәзә ачылып китә, һәм Шәмсенурның сылу гәүдәсе күренә. Егет аны тәрәзә аша күтәреп ала да кочагына кыса. Ике яшь йөрәк парлап, дәртләнеп җырлыйлар. Кыз кинәт кенә Ибрайны чупы-чупы китереп үбә башлый. Шулкадәр ләззәткә түзә алмыйча, “һинд егете” уянып китә. Караса, үзе тыкрыктагы кычыткан арасында аунап ята. Зәйтүнә әбинең Император кушаматлы кәҗәсе Ибрайның битен ялый, үзе, сакалын селки-селки, моңлы итеп (һинд кызы диярсең) “җырлый”:
- Мәәә-әәә! Мәәә-әәә!..
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев