САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районда Балалар куркынычсызлыгы айлыгы бара

Балалар куркынычсызлыгы айлыгы бара

Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр Министрлыгы Баш идарәсенең 2021 елга төп чаралар планы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «2020-2024 елларга Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларында «Тормыш эшчәнлеге иминлеге нигезләре» фәнен укыту Концепциясен тормышка ашыру буенча чаралар планын раслау турында»гы узган елның 9 апрелендә чыккан боерыгы нигезендә, уку елы башында балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү, каникуллардан соң янгын куркынычсызлыгы күнекмәләрен ныгыту максатларында, агымдагы елның 20 августыннан 20 сентябренә кадәр Балалар куркынычсызлыгы айлыгы үтә. Чара кысаларында белем бирү оешмаларында «Куркынычсызлык дәресләре», шулай ук янгын чыккан очракта кешеләрне эвакуацияләү буенча гамәли күнегүләр; гомуми белем бирү оешмаларының җитәкчеләре, укытучылар составы һәм хезмәт күрсәтүче персоналы белән янгынга каршы инструктажлар үткәрелә; гомуми белем бирү оешмалары һәм мәктәпкәчә учреждениеләр янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча мәгълүмати материаллар белән тәэмин ителәләр. Җиде мәктәптә директорлары боерыгы белән яшь янгын сүндерүчеләр дружиналары булдыру буенча эш оештырылды. Янгын сүндерү частьләрендә “Ачык ишекләр” көннәре һәм күрсәтмә чыгышлар үткәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев