САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район кызлары һәм егетләре рәсем ясарга кайда өйрәнәләр?

.

Бүген Россиядә рәссам көнен билгеләп үтәләр. Әлеге сәнгать төрен яраткан һәркемгә кагыла ул. Кемдер Левитанның көзге пейзажын, башка берәү Васнецовның әкият персонажларын яратадыр. Шулай ук Перов портретларын үз итүчеләр дә юк түгелдер. Безнең арада да күренекле рәссамнар, рәсем төшерү осталары бар. Аларны Сарман һәм Җәлил сәнгать мәктәпләрендә әзерлиләр.
- Мәктәпкә 315 укучы йөри, шуларның 105е рәсем сәнгате белән шөгыльләнә. 7 яшьтән кергән балалар алты ел укыйлар, - ди Сарман сәнгать мәктәбе директоры – үзе дә рәсем дәресләрен алып баручы Эльмира Әскарова.
“Сәнгать кешеләрне берләштерә”, - диләр. Мәктәпкә балалар бик теләп йөриләр. Апалы, абыйлы, энеле, сеңелле шөгыльләнүче гаиләләр дә бар.
- Сибгатуллиннарның өченче уллары килде мәктәпкә, - ди 25 еллык стажы булган рәсем укытучысы Айдар Хәйретдинов. – Хәер, эш тәҗрибәмдә андыйлар күп булды.
Рәсем ясау өчен сәләт кирәк, диләр. Әмма сәнгать мәктәбенә йөрүчеләр фикеремне үзгәрттеләр. “Апа, иң беренче чиратта, теләк кирәк”, - диделәр кызлар-егетләр. Уй-хыяллары тормышка ашсын, уңышлар юлдаш булсын үзләренә.

Альбина Сабирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев