САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район хоккейчылары үз бәйрәмнәрен бозда каршылыйлар

Бүген – Россия хоккее көне.

Моннан 74 ел элек – 1946 елда хоккей буенча СССРның беренче чемпионаты үткәрелә. Ул ике этапта уздырыла: уеннардан һәм финал турнирыннан тора. Сигез шәһәрдә матчлар үткәрелеп, финал уеннары Мәскәүдә “Динамо” стадионында табигый бозда оештырыла.
Россия хоккей командаларының тренерлар һәм уенчылар сыйфатында әйбәт фундаменты була. СССР таркалгач, Россиянең җыелма командасы беренче тапкыр 1993 елда – 57 нче дөнья чемпионатында чемпион булып кала. Аннан соң ул бик озак бу исемне ала алмый. Бары тик 15 елдан соң гына Канадада үткән бәйгедә уңышка ирешә. Тагын бер елдан ул тагын бер алтын медальгә ия була. Бүгенге көндә ул – биш тапкыр дөнья чемпионы.
Хоккей – безнең районда да популярлык казанган спорт төре. Район үзәгендә, җирлекләрдә хоккей командалары эшли, алар арасында ел саен ярышлар үткәрелә. Ә районның 2 нче санлы спорт мәктәбендә (Җәлилдә) төрле яшьтәге спорт сөюче балалар һәм яшүсмерләр өчен хоккей түгәрәкләре эшли. Алар республика һәм алтын алка беренчелекләрендә даими катнашалар һәм уңышлы чыгыш ясыйлар. Зурлардан торган төнге хоккей лигасы командасы да республикада – алдынгылар рәтендә. Район Башкарма комитетының яшьләр эшләре буенча, спорт һәм туризм бүлегеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, алар бүгенге көндә дә республика күләмендә район данын яклыйлар.
Зөлфия Шәрипова язмасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев