САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Район беренчелегенә волейбол ярышлары тәмамланды

.

Бүген "Айтуган" универсаль спорт залында район беренчелегенә оешма-предприятиеләрнең ир-ат командалары арасында волейбол ярышлары тәмамланды. Алар узган ел ук башланганнар иде. Беренче төркем спортчылары үзара көч сынаштылар. Коронавирус белән бәйле рәвештә, шуннан соң ярышлар туктатылды. Быел өч көн дәвамында ярышлар дәвам ителделәр. Бүген район беренчелегенең ярымфинал һәм финал уеннары үтте. Киеренке ярышлар нәтиҗәсендә районның эшмәкәрләр җыелма командасы җиңү яулады. Икенче урынны - муниципаль хезмәткәрләр, өченчене икенче санлы спорт мәктәбе командасы алды. Район электр' челтәре волейболчылары дүртенче булдылар. Җиңүчеләрне район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, җиңүче Кубогы, диплом, медаль һәм ярышларның спонсоры - эшмәкәр Рамил Хафизов белән бүләкләр тапшырды. Ярышның иң-иңнәре дә билгеләнде. Хөснуллин Рүзил "Иң яхшы уенчы" буларак танылды. Нәҗметдинов Ильвир - "Иң оста һөҗүмче", Сабиров Рөстәм - "Иң яхшы сакчы" , Владислав Нестеров "Иң оста блок куючы" буларак махсус бүләккә ия булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев