САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Раштуа сынамышларын сынап карагыз

Борынгы христианнар сынамышларга зур әһәмият биргәннәр, басу, кыр эшләрендә аларда әйтелгәннәргә колак салганнар. Сез дә сынап карагыз әле.

- 7 январь көнне җылы һава булса, яз соң киләчәк һәм салкын булачак.
- 7 гыйнварда кар яуса, иген уңышы мул була.
- Җил карны себертсә, байлык һәм муллык килә.
- Өй кыегында кар ятса, арыш һәм печән биек булып үсә.
- Көн җылы булса, ашлык куерып үсә.
- Буран булса, умарта оясы яхшы аера.
- Раштуа яңа айга туры килсә, ашлык уңышы начар була.
- Раштуада агачлар бәсләнсә - бөртекле ашлык, төн аяз булса - борчак, чана юлы яхшы булса - карабодай уңа.
- Тәрәзәдәге арышка охшаган бизәкләр аска таба салынып торса, яхшы уңыш булачагына ишарә.
Язманы сайт өчен Зөлфия Шәрипова әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев