САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Президент 12 яшьлек Даниярны “КАМАЗ» машинасында йөрткән

Рөстәм Миңнеханов «Теләкләр чыршысы» бөтенроссия проектында катнашты.

Республика башлыгы 12 яшьлек Данияр Галиевны «КАМАЗ-мастер» спорт йөк машинасында йөртте. Ул Мәскәүдә Россия Дәүләт Советы комиссиясе утырышы вакытында «Теләкләр чыршысы»ннан Даниярның хатын алган булган. Президент – руль артына, Данияр - штурман урынына утырган, ә „Дакар“ раллиеның биш тапкыр җиңүчесе Эдуард Николаев механик булган.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук көне буе «Ривьера» күңел ачу комплексында үткәрергә теләгән 8 яшьлек Радмир Шәкүровның да хыялын чынга ашырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев