"Озын толым" конкурсының җиңүчесе билгеле
Күтәмәле мәктәбендә “Озын толым” бәйгесе үтте.
Татар кызлары элек-электән чибәрлекләре, тыйнак, уңган, озын толымлы булулары белән дан тотканнар. Кызларның матурлыгы, зиннәтлеге, сафлыгы толымына карап беленә, ди халык. Шуңа күрә дә татар кызлары гомер – гомергә тезләренә кадәр чәч үстергәннәр. Озын чәчле кызлар элек тә, хәзер дә ихтирамга лаек.
Безнең мәктәп кызлары да сынатмады: үзләре белән таныштырдылар, һөнәрләрен күрсәттеләр. “Иң озын толымлы” кыз булып Солтанова Зөлфия, ә гомуми баллар буенча җиңүче итеп Сираева Зилия танылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев