САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Нарат-Асты авылында яшәүче Карповлар оранжерея ясаганнар

Нарат-Асты авылында гомер кичерүче Галина һәм Михаил Карповлар яшәгән йортларында оранжерея ясаганнар.

Ел әйләнәсе аллы-гөлле чәчәкләр белән хозурланып, илһамланып, тирә-юньгә матурлык өләшеп яшиләр алар. Моннан ун еллар элек нигез салынган яшеллек дөньясында бүген гүзәллектән хушың китәрлек. Ә бит аны тудырыр өчен, күпме тырышлык, көч кирәген алар үзләре генә беләләр.
- Балтачта яшәүче кода-кодагыйларга баргач, гаилә дусларында кунакта булырга туры килде. Аларның “кышкы бакча”ларын күреп, гаҗәпләнеп, үзебездә дә шуны ясарга дип, “кызып” кайттык. Мин идея биреп тордым, тормыш иптәшем аны тормышка ашырды. Шулай итеп, әкренләп, ясый башладык. Алдагы елларда кыяр, помидор утырттык, суган-укроп, редис үстердек. Кыш көне дә үз бакчаңнан яшелчә өзеп ашау бик кызык тоелды. Дөрес, хәзер чәчәкләр генә үстерәбез, - диде чәчәкләр патшабикәсе Галина ханым.
Яшәгән йортлары белән мунча арасын каплап, бина эчен, идәннәрен җылытып, барлык шартларны да тудырганнар алар. Яктылык та җитәрлек. Анда гөл-чәчкәләрнең нинди төре генә юк.
Уңган райондашларыбыз хакындагы тулы язманы "Сарман" газетасының 20 май санында укыгыз.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X