САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Миңнеханов: Ислам кабул итүнең 1100 еллыгын үткәрү рухи мирасны саклауга өлеш кертер

Республика Президенты Казанда Җәмигъ мәчете комплексын төзелә башлануының мөһим мәсьәлә булуын әйтте.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны билгеләп үтү татар халкының рухи-мәдәни мирасын һәм милли үзенчәлеген саклауга зур өлеш кертәчәк.
«Киләсе елда бөтен ил белән бергә Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны билгеләп үтәчәкбез. Бик күп мөһим чаралар узачак. Шуларның берсе — Казанда Җәмигъ мәчете комплексын төзи башлау», — диде ул Татарстан Республикасы Дәүләт Советына Юлламасында.
Президент әйткәнчә, 2022 елның җәендә Казанда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының 45 нче сессиясен үткәрү республиканың тарихи-мәдәни мирасны саклау буенча казанышлары бердәмлеген һәм Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевның аерым ролен тануны ассызыклый.
Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путинга бу датаны федераль дәрәҗәдә билгеләп итү турындагы карары, Премьер-министр урынбасары Марат Хөснуллин рәислегендә оештыру комитеты төзегәне өчен рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев