Май аена халык сынамышлары
Җәмгыять

Май аена халык сынамышлары

.

Май суык булса – икмәк уңа.
Яңгырлар еш явып, томан еш төшсә – уңышлы елга.
Май яңгырлы булса, июнь коры килә яки киресенчә.
Майда боз яуса, җәен дә явачак.

10 майда кояш чыкканда, көн аяз булса – җәй җилле булыр.

11 майда таң атканда йолдызлар җемелдәшсә, якын арада яңгыр көтелә. Күбәләкләр өйгә яки сарайга кереп качса, көн суыта.

12 майда көчле җил — көчле яңгыр алып килә.

13 майның җылы киче һәм йолдызлы төне – мул уңыш билгесе.

14 майда көн бозыла икән, кыш салкын булыр.

15 май төнендә сандугач төне буе сайрап чыга икән, кояшлы көн көтегез.


Нет комментариев