Бүген район мәдәният йортында шушы тармакта хезмәт куючылар Зур этнографик диктант яздылар.
Аннан район һәм авыл мәдәният йортлары каршында эшләп килүче ансамбльләр дә читтә калмады.
– Бу чарада ел саен бердәм рәвештә катнашып киләбез. Ул белемнәребезне барларга, тагы да арттырырга, төрле халыкларның тормыш-көнкүреше, яшәеше, гореф-гадәтләре белән танышырга мөмкинлек бирә. Төрле милләтләр арасындагы дуслыкны саклау, ныгыту өчен дә бик кирәкле чара дип уйлыйм, – диде ветераннар советы рәисе, «Чишмә» ансамбле җитәкчесе Мөнирә Исмәгыйлова.
Нет комментариев