САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Ләшәү-Тамакның иң акыллы балалары белем дөньясына җыена

Ләшәү-Тамак балалар бакчасына да дулкынландыргыч, шатлыклы, моңсу бәйрәм көне килеп җитте. Алар чыгарылыш иртәсе үткәрделәр.

- Бүген без бакчабыздагы иң акыллы, иң тәртипле балаларыбызны мәктәпкә белем алырга озаттык. Сөйләшә дә белмәгән, әле яңа тәпи киткән балалар инде мәктәп яшенә җиттеләр. Бакчабызда шатлыкларыбыз да, борчуларыбыз да уртак булды. Бергә көлдек, бергә уйнадык, шаярдык. Бүген безгә бик моңсу. Шуклыклары белән безне сагайткан, уңышлары, шат авазлары белән сөендергән нәни дусларыбыз бездән китә. Алар безгә күпме күңелле мизгелләр бүләк иттеләр, зур ярдәмчеләребез булдылар. Ләкин барыбер күңелебез сөенә. Алар барысы да матурлар, исән-саулар, эш дигәндә - мин-мин, дип, ял иткәндә, җырлыйм-биим, дип торалар. Аларның киләсе тормышларында да матур һәм истәлекле вакыйгалар күп булсын. Бүгенге бәйрәм көне дә күңелләрендә мәңге саклансын иде. Без балаларга ак юллар телибез! - дип язалар безгә Ләшәү-Тамак балалар бакчасыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев