САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ләшәү Тамак мәктәбендә рухи яктан да тәрбиялиләр

Бармаганнар килеп күрсен, тойсын иде мәктәптәге җанлы тормышны, милли байлыкны. “Туган телем минем – татар теле, сөйләшүе рәхәт ул телдә”, - дип, горурланып каршы алалар укучылар.

Шул телдә көйләп, шул телдә сөйләп-җырлап, озатып та калырлар. Даны еракларга таралган туган якны өйрәнү музее гына да күпме тарихи эзләрне, хатирәләрне саклый, милли мирас, рухи байлык туплаган. Хезмәт укытучылары Илдус Хәлимов белән берлектә укучылар мәктәп диварларына, табигый материаллар кулланып, төрле сыннар, экспозицияләр ясаганнар.  Шул рәвешле мәктәптә укучы хезмәт тәрбиясе дә ала, эстетик яктан да үстерелә. Озын сачлы Су анасы, кеше әйберенә кызыккан малай, былтыр кулын кыскан Шүрәле, Галимҗан Ибраһимовның Алмачуары белән дусты һәм “Шалкан” утырткан Бабай да мәктәптә үз кешеләргә әверелгәннәр.

—Мәктәбебездә милли үсешкә, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүгә зур әһәмият бирәбез. Телен яраткан, милләтен хөрмәт иткән бала беркайда да югалмый. Аның күңелендә начарлыкка урын булмый, дип уйлыйм. Дәрестән тыш чаралар, мәктәптәге мохит укучыларны шул юнәлештә фикер йөртергә ярдәм итәләр, - ди мәктәп директоры Ринат Дәүләтов. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев