САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ләкедә Пыкрауны бәйрәм иттеләр

.

Бүген Ләкедә урам бәйрәме үткәрделәр. Изге Кыз Марияның Бөркәнчегенә багышланып, 14 октябрьдә уздырыла торган бу бәйрәм бик хөрмәтлеләрдән санала. Пыкрау - көзге бәйрәм, бу көнне пыкрау пирог-пирожкилары пешергәннәр, кунаклар чакырганнар.
Кешеләр, ышанулары буенча, үзләренең өстендә Күктәге Анабызның Ару Бөркәнчеген тоеп яшиләр. Халык Изге Кыз Марияның бу кодрәте турында бәетләр чыгарып, яратып башкарган.
Бәйрәмнең тарихы Византияне басып алу вакыты - 910 елларга барып тоташа. Бу - сугыш барган вакыт, Византия халкы җирләрен саклап калуны үтенеп барлык изгеләргә сорап ялвара. Аларның ялварулары юкка булмый. Октябрьнең беренче көне, яңа стиль белән 14е, Константинопольнең Влахернски храмында иман укучыларга Изге Кыз Мария күренә. Алла Анасы һәм аның тирәсендәге апостоллар, пәйгамбәрләр, фәрештәләрне беренчеләрдән булып Андрей Юродивый белән аның укучысы Епифаний күрә. Изге Кыз өстендәге Бөркәнчеген салып храм эчендәгеләр өстенә каплый. Ул чиркәүдә булганда әлеге Бөркәнчекне күреп булса, Изге Кыз Мария храмнан югалгач Аның Бөркәнчеге үтә күренмәлегә әйләнә, тик саклау үзлеген югалтмый. Алла Анасы күренү турындагы хәбәр тиз арада бөтен шәһәргә таралып өлгерә һәм кешеләрдә җиңүгә өмет уята. Чынлап та, бераз вакыттан соң, басып алучылар чигенә башлый.
Хәзерге көндә дә Пыкрау көн изге көн булып санала. Бу көнне эшләргә ярамый. Барлык эшләрне алдан тәмамлап кую кирәк.

Альбина Сабирова язмасы, фотолары һәм видеолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев