Татарстан Республикасының халык шагыйрәсе, педагог һәм журналист, СССР Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе һәм башка мәртәбәле бүләкләр һәм исемнәр иясе Клара Булатовага, исән булса, 18 мартта 90 яшь тулган булыр иде. Аны искә алу кичәсенең беренчеләрдән булып нәкъ менә Ләкедә үткәрелүе һич кенә дә гаҗәп түгел. Рәсми рәвештә Татар Карамалысы авылында туган дип исәпләнсә дә, шагыйрәнең рухи яктан формалаша башлау чоры Ләке белән бәйле.
Мәктәптә кунакларны авыл мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Игәнә» халык фольклор ансамбле җыр белән каршы алды. Чарада катнашучыларны мәктәп директоры Эльмира Дәүләтшина сәламләде. Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова район башлыгы Фәрит Хөснуллин һәм үз исеменнән матур теләкләрен җиткерде.
– Клара апа турында сөйләгәндә, елмаясы килә, чөнки ул үзе дә гел елмаеп торучан, җор телле һәм ачык күңелле кеше иде. Конференциядә катнашучы балаларга уңышлар телим. Әлбәттә, итагатьле булып үсеп җитәрсез, дип ышанып калам, – диде ул, Ләке мәктәбенә, чараны оештыручыларга һәм анда катнашырга теләк белдерүче балаларга рәхмәт әйтеп.


Мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Газинур Габидуллин шагыйрәнең мөгаллимлек эшчәнлегенә тукталды, бу тармакта да уңыш казанганлыгын, күпкырлы шәхес булганлыгын билгеләп үтте. Сүз аннан соң кунакларга бирелде. Төп кунак, әлбәттә, шагыйрәнең илле елдан артык бергә яшәгән тормыш иптәше, беренче ярдәмчесе, Клара апаның үзе әйткәндәй, хәләле Нәфис Рәфыйгуллин иде.
– Клара юлда туган, ә аның тормышка күзен ачкан, шигърияткә старт алган урыны – Ләке. Бирегә алар ат белән килеп төшәләр, арбада – берсеннән-берсе кечкенә балалар һәм төргәк-төргәк китап. Хәләлем гомер буе Ләкене рәхмәт сүзләре белән искә алды. Безне ач үлемнән шушы авыл халкы алып калды, дип сөйли иде. Дистәләгән еллар буена Ләкене якын күрде. Бирегә еш кайттык. Безне һәрвакыт якты йөз белән каршы алдылар, башлыклар да, килеп, хәлләребез белән кызыксынып тордылар, юбилейларында зурлап котладылар. Клара катнашкан кичәләрдә һәрвакыт «Игәнә» ансамбле дә була иде. Аның сүзләренә беренче көйләрне язучылар да керәшен композиторлары Марс Макаров һәм Роберт Андреев булдылар, – диде ул, Клара апаның тормышы турындагы истәлекләре белән уртаклашып.


Беренче сыйныфка Югары Чыршылы мәктәбенә укырга кергән кыз өченче сыйныфтан Ләке мәктәбендә укый башлый. Әтисе Гариф абыйны бирегә директор итеп билгелиләр, ә әнисе Хәнифә апа – татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
– Клара бездә иң авыр – сугыштан соңгы елларда яшәде. Ашарга – ипи, кияргә кием юк. Бер елны мәктәптә Яңа елга бүләк итеп ипи телемнәре бирделәр. Аңа калын итеп бал якканнар, чыра кадаганнар. Шуңа бик сөенеп кайтып киткән идек. Аннары күкәй җыярга чыга идек. Бу эшне караңгы төшкәч башкарабыз, чөнки, көндез чыксак, укытучылар ачулана. Бервакыт, Таз Күчтәләре быел печенье бирәләр икән, дигәч, бөтенебез шуларга йөгердек. Алар аны каян алганнардыр. Чөнки азык-төлек юк, кем – шомырт, кем – чикләвек, кем кәлҗемә күмәче бирә. Ярый, кәлҗемә күмәче тәмле була иде, ә менә алабутаныкын гел ашап булмый, ачы иде. Клара да менә шундый чакларны күрде. Тик бәрәңгегә интекмәдек, ул Ләкедә бик уңа иде. Яңгыр ява башласа, башка авыллар, «Ләкедә дә яуса ярар иде», дип тели торган булганнар. Сыер, каз асрый идек, тик ипи юк. Ул ипи ашыйсы килүләр! Аннан соң өзелеп писүк белән чәй эчәсе килә иде, – дип искә алды Клара апаның чордашы, оешкан көннән – 1974 елдан алып «Игәнә» ансамблендә җырлаган Тамара Подвалова.
Клара апаларның гаилә дусты булган Александр һәм Клара Кузнецовларның кызы Тамара Александровна шагыйрәнең әтисенә багышлап язган шигырен укыды. «Әбием Рәхилә Гариф абый, Хәнифә апа белән Ләке җидееллык мәктәбендә бергә укыта. Ике гаилә дус булып яши. Хәтта әбиемнәр кызларына да шагыйрә исемен кушалар. Ике Клара да дуслыкны да, укытучылар династиясен дә дәвам итәләр. Клара апа телефоннан шалтырата да, мин Питрауга кайтам, дия иде. Ул һәрвакыт, Ләкегә киләм, дип түгел, кайтам, дип сөйләште», – дип искә алды ул.
Ләке авыл җирлеге башлыгы Юрий Антонов аларга истәлекле бүләкләр тапшырды. Нәфис абый исә мәктәпкә шагыйрәнең китапларын, язу машинасын бүләк итте.
Чарага Клара апа яшәгән Нәдер авылыннан аның дусты Раҗия Зәкиҗанова да килгән иде һәм ул дустына багышланган шигырен укыды. Ә шагыйрә белән Әлмәт муниципаль институтында бергә эшләгән Людмила Осипова-Хәсәншина Клара апа турындагы истәлекләре, соңрак аның исемендәге премия булдырулары, фәннигамәли конференцияләр, конкурслар үткәрүләре турында сөйләде. Бу бәйгеләрдә Ләке мәктәбе укучылары да катнашалар һәм җиңүләр яулыйлар.
– Очрашуларның берсендә Клара ападан: «Гомер юлын яңадан башларга туры килсә, язмышыгызны үзгәртер идегезме?» – дип сорадык. «Юк, – шагыйрә булып туар идем, укытучы булып эшләр идем», – дип җавап бирде ул. Клара апа гомер буе һөнәренә дә, талантына да тугры булып калды, – диде Людмила Федоровна.

Рус теле укытучысы Энҗе Әгъләмова җитәкчелегендә әзерләнгән «Шушы яктан, шушы туфрактан без...» дип исемләнгән әдәби-музыкаль сәгать безне шагыйрәнең иҗат киңлекләренә алып кереп китте. «Игәнә» ансамбле, Тамара Подвалова, Римма Антонова башкаруында шигырьләре, аның сүзләренә язылган җырлар яңгырады. Ләке мәктәбе директорының укыту эшләре буенча урынбасары Дилүзә Ильинаның «Ләкеләрдә үткән балачак» дип исемләнгән чыгышы катнашучыларны шагыйрәнең сабый һәм үсмер елларына алып кайтты, тормыш һәм иҗат юлын күздән кичерергә мөмкинлек бирде.
– Клара апа белән шактый очрашулар үткәрдек. Аларның берсендә аны 21 ел күрешмәгән балачак дусты Куян Лүскесе белән очраштырдык. Бик сөенде Клара апа. «Лүскенең әтисе сугыштан аяксыз кайткан. Өйдә – сигез бала. Төче катлама өчен барганмындыр инде, ләкин бу йортта миңа һич кенә дә кырын карамадылар», дия иде ул, – диде Дилүзә ханым.
Чараның төп өлеше шагыйрә иҗатына багышланган фәннигамәли конференция булды. Анда район мәктәпләреннән 8 укучы катнашты. Укытучылар исә «Түгәрәк өстәл» артына җыелдылар, фәнни эшләре белән таныштырдылар. Шигырь сөйләүчеләр конкурсы да балаларның Клара апа иҗатын яратуларын күрсәтте. Җиңү өчен барлыгы 38 укучы көч сынашты. Шунысын да әйтергә кирәк: конференция кысаларында мәктәп укучылар арасында шагыйрә иҗатына багышланган рәсем конкурсы да үткәргән, һәм анда 70 бала катнашкан. Дилүзә Ильина һәм укытучы Зоя Петрова укучылар өчен үткәргән «Олы көнгә әзерлек» дигән мастер-класс чараның тагын бер күңелле мизгеле булды. Укучылар анда йомырка буярга өйрәнделәр. Конференциядә катнашучылар мәктәп музеенда да булдылар, шагыйрәгә багышланган почмак белән таныштылар.

Иң соңыннан җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы үткәрелде. Фәнни эшләргә һәм укучыларның шигырь сөйләү осталыкларына мәгариф бүлеге һәм район мәктәпләре укытучыларыннан торган мәртәбәле жюри бәя бирде. Чарага йомгакны да алар ясадылар, һәр катнашучының чыгышын бәяләп, уңай якларын билгеләп үттеләр. Җиңүчеләргә дипломнар һәм барлык катнашучыларга сертификатлар тапшырдылар.
«Җәйләр килсә, гел алгысый күңел,
Гел үткәннәр искә төшәләр.
Ләкеләргә ел да кайтыр идем,
Питрауларны бәйрәм итсәләр...», – дип яза Клара апа.
Ләке белән ул – икесе бербөтен сыман. Шагыйрә гомер буе Ләкене сагынып яши, керәшеннәрнең сагышмоңнарын үз йөрәге аша үткәрә, аларга гаҗәеп җылылык һәм эчкерсез ярату хисләре белән сугарылган күп санлы шигырьләрен багышлый, аларны шигъри югарылыкка күтәрә. Шагыйрәнең үзен дә биредә яраталар, хәтерлиләр, онытмыйлар:
«Урамнарга чыгар хәлләрем юк –
Керәшеннәр ала кочаклап», – дип юкка гына язмаган ул.
Клара апа чын мәгънәсендә бәхетле шагыйрә булды. «Кемнең үзе исән чагында үз исемендәге премиясе булганы, кемнең үз музеен оештырганы бар? Ә минеке бар!» – ди ул Ләкегә бер кайткан чагында.
«Мин бит җирне бик ярата идем,
Кырын, тавын, агымсуларын...
Шул сөюнең үз дәвамы булып,
Кешеләргә калсын җырларым...», – дип яза ул.
Кешеләргә аннан, чыннан да, туган якка, тормышка, халкыбызга, керәшен карендәшләребезгә мәхәббәт белән тулы, һәркем яратып тыңлый, күңелләрнең иң түренә үтеп керә торган җырлар калды. Ләке мәктәбендә үткән очрашу да Клара апага карата халык мәхәббәтен чагылдыра торган матур чара булды.
Зөлфия Шәрипова
Нет комментариев