Күтәмәле мәктәбен ике укучы тәмамлады +ВИДЕО
Мәгариф

Күтәмәле мәктәбен ике укучы тәмамлады +ВИДЕО

Бүген район мәктәпләрендә соңгы кыңгырау чыңлады.

Күтәмәле мәктәбендә дә Камил белән Эльвинаны тугызынчы сыйныфны тәмамлаулары белән тәбрикләделәр. Мәктәп, җирлек җитәкчелеге, ветераннар, укытучылар, әти-әниләр изге теләкләрен җиткерделәр. Укучылар да шигырь юллары, җырлары аша бәйрәм сәламнәрен ирештерделәр, укытучыларына рәхмәт әйтеп, чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр.

Альбина Сабирова


Нет комментариев