Колмәт балалары туган телне яраталар
Колмәт авылы балалары "Туган телем - иркә гөлем" дигән викторина үткәрелде.
Ул Татарстан Республикасында Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елына багышланды. Балалар анда актив катнаштылар, һәр сорауга, һәр биремгә җаваплар әзерләделәр. Алар белән сюжетлы уеннар уйнадык. Чара аларны бик кызыксындырды, алар аны күтәренке күңел һәм яхшы кәеф белән тәмамладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев