САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Киләчәктә машина йөртәчәкмен”, - ди Аделина

Карт-машиналарда җилдән җитез узышучы малайлар һәм кызлар руль артында үзләрен бүгеннән үк ышанычлы хис итәләр.

11 ноябрь көнне “Ялкын” карт-клубында шөгыльләнүче балалар арасында “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең Сарман бүлеге мәгариф бүлеге белән берлектә, юх призына картинг буенча традицион ярышлар үткәрелде.
Әлеге чара балалар арасында юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү, бу юнәлештәге эшчәнлекнең нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан уздырыла. Бу ярышларда картинг-клубта шөгыльләнүче балаларның барысы да диярлек катнашырга тырыша, чөнки бу шәхси беренчелек бәйгесе - алар өчен үз-үзеңне сынап карауның менә дигән мөмкинлеге. Ник дигәндә, республика, Россия күләмендәге ярышларга клубның иң көчле спортчылары гына катнаша ала.
Балаларны иң элек “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең Сарман бүлеге начальнигы Алсу Ситдикова тәбрикләде, аларга киләчәктә дә уңышлар, иминлек теләде. Ә урыннар яшь категорияләренә карап бирелде: 6-12 һәм 12-18 яшьлек малайлар һәм кызларның чыгышлары аерым бәяләнде. Җиңүчеләр Мактау кәгазьләренә һәм кыйммәтле бүләкләргә ия булдылар. Башка спортчылар да игътибарсыз калмадылар, аларга оештыручыларның Рәхмәт хатлары призлар тапшырылды.
- Клубта шөгыльләнү миңа бик ошый, үскәч, машина йөртергә телим, - ди алты яшьлек Аделина Ризатдинова.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев