САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Күңелле кар бабайлар" акциясенә һәркем кушыла ала

6 гыйнвардан башлап, республикада Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил тарафыннан "Күңелле кар бабайлар" ("Веселые снеговики") акциясе старт алды.

 Ул агымдагы елның 11 гыйнварена кадәр дәвам итәчәк. Анда теләгән һәркем катнаша ала. Акциянең максаты булып балаларның ялын оештыруда гаилә ролен арттыру, гаилә кыйммәтләрен пропагандалау, әлеге чараларга киң җәмәгатьчелекне, дәүләт һәм муниципаль органнары һәм оешмалары җитәкчеләрен, массакүләм мәгълүмат чараларын җәлеп итү тора. Анда катнашу өчен, кардан, пластилиннан, камырдан, табигый материаллардан, я рәсемгә төшереп, күңелле кар бабайлар ясарга кирәк. Теләсә нинди иҗади эш хуплана. Эшләрне #снеговик16 хештегы белән Инстаграм яки Вконтакте Интернет челтәренә урнаштыру зарур.
Бәйге материалында реклама билгеләре, экстремистик юнәлештәге контент булырга тиеш түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев