САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иске Кәшер мәктәбенә Хатыйп Миңнеголов кунакка кайтты +ВИДЕО

Галимнең тормыш юлында аерым урын алып торган мәктәп үз укучысын сөенеп каршы алды.

 

РФ һәм ТР атказанган фән эшлеклесе, филология фәннәре академиясе хакыйкый әгъзасы - академик Хатыйп Миңнеголов белән очрашуга аның туганнары, классташлары, фикердәшләре, хезмәттәшләре, район мәктәпләренең татар телчеләре һәм аның иҗатын хөрмәт итүчеләр килгәннәр иде. Хатыйп Йосыф улын һәм кичә кунакларын район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева сәламләде. Район мәгариф бүлеге начальнигы Әлфәт Сабиров та, изге теләкләр белән, галимгә истәлек бүләге тапшырды. Әдәби-музыкаль чарада Хатыйп абыйның якташы – күрше Федоровка авылында туып, бүгенге көндә Казан шәһәрендә яшәүче композитор, музыкант, баянчы, педагог, Соббух Рафыйков исемендәге премия лауреаты, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Геннадий Максимов та катнашты.
“Чорлар аша Хатыйп ага киләчәккә юллар сала” дип исемләнгән очрашуны оештыруга мәктәп коллективы зур көч куйган. Тирән эчтәлекле кичә укучылар, укытучылар, авылның мәдәният хезмәткәрләре, үзешчәннәре чыгышы белән үрелеп барды.
Бу хакта тулырак язманы газетабызның киләсе санында укыгыз.

Альбина Сабирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев