САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Ишегалдында – бәйрәм! +ВИДЕО

Язлар килгән саен яшәрү - табигатькә генә хас күренеш шул. Кеше гомерләре, ни кызганыч, башкача.

Җиргә язлар килгән саен, ветераннар сафы сирәкләнә бара. Аларның күбесе инде балалары тәрбиясендә, яшәгән йортыннан ерак китә алмый хәзер.
Соңгы елларда сугыш һәм тыл ветераннарына бәйрәм бүләк итү максатыннан, төрле акциялар оештырыла башлады. 6 май көнне Совет урамы балалар мәйданчыгы чын бәйрәм төсен алды.
Илһам Шакиров исемендәге Сарман сәнгать мәктәбе укучылары бу йортларда гомер кичерүче сарманлыларга "Без тынычлык телибез" дип аталган бәйрәм концерты бүләк иттеләр. Мәктәпнең "Дуслык" һәм "Шатлык" вокаль ансамбльләре, Азамат Исламов, Эдуард Мөхәммәдиев башкарган матур җырларны бу ишегалды кешеләре алкышларга күмде.
Тагын шунысы да мәгьлүм булсын: шушы йортта тумышы белән Мортамак авылыннан булган, сугыш еллары баласы, катлаулы гомер юлы үткән Хәлилова Зөбәрҗәт Салих кызы изге куллар тәрбиясендә гомер кичерә икән. Аңа бүген 90 яшь тулган.
Аны алып чыгып, чәчәк бәйләме һәм җыр бүләк итү ямь өстенә ямь булды. Программаны тирән эчтәлек белән алып барган Эльмира Салихованың сугышларсыз, тыныч тормышка багышланган ялкынлы сүзләре берәүне дә битараф калдырмады, тамашачылар кечкенә "артистлар"га күңелләре тулып, тормышларына ямь өстәлде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев