Иртәгә волейбол буенча финал уеннары узачак
Спорт

Иртәгә волейбол буенча финал уеннары узачак

Бүген "Айтуган" универсаль спорт залында район беренчелегенә волейбол ярышларының чираттагы этаплары узды.

Иң элек дүртенче төркем - район электр челтәре, спорт мәктәбе, мәгариф бүлеге командалары очраштылар. Аннан финалның дүрттән бер өлешендә һәр төркемнең җиңүче ике командасы көч сынаштылар. Иртәгә ярышларның ярымфинал һәм финал уеннары үтәчәк. Анда дүрт - муниципаль хезмәткәрләр, эшмәкәрләр, район электр челтәре һәм беренче санлы спорт мәктәбе волейболчылары уйнаячаклар. Командалар өчен җан атарга чакырабыз сезне, хөрмәтле дуслар.

Альбина Сабирова


Нет комментариев