САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Илнара ханым “Ана даны” медаленә лаек булды

Республика көне Рөстәм һәм Илнара Гарифуллиннар өчен зур шатлык алып килде.

Татарстанның дәүләт суверенитеты турындагы декларация кабул ителүгә багышланган һәм район күләмендә үткәрелгән зур тантанада тырыш хезмәтләре белән хөрмәт казанган, яшьләр хәрәкәтендә башлап йөргән иң актив райондашларыбызга төрле дәрәҗә дәүләт бүләкләре тапшырылды. Ә инде Дүсем авылында яшәүче биш бала әнисе Илнара Гарифуллина район башлыгы Фәрит Хөснуллин кулыннан “Ана даны” медален кабул итеп алды.
Билгеле булганча, бу медаль тәртипле, башка балаларга үрнәк булып торырлык күп бала тәрбияләүче аналарга бирелә. Ә Рөстәм һәм Илнара Гарифуллиннар гаиләсендә биш бала үсә.
- Тәртипле, тату һәм үрнәк гаилә, - диләр авылдашлары алар хакында.
- Мондый бүләккә лаек булырмын дип һич көтмәгән идем. Искәрмәстән килгән олы шатлык булды бу вакыйга, - ди Илнара ханым үзе.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев