САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Икенче санлы Җәлил мәктәбе укучылары Рәсәй акциясенә кушылдылар

Сентябрьнең икенче атнасы да изге эшләргә мул булды.

11 сентябрьдә икенче санлы Җәлил мәктәбенең 10 сыйныф укучылары "Рәсәй сулары" акциясенә кушылдылар.
 Алар көче белән зур территория чүптән чистартылды. 
 Сентябрьнең икенче атнасы да изге эшләргә мул булды. Бу бер дә юкка түгел. Мәктәптә "Көзге шәфкатьлелек атнасы" башланып китте. Аңа укучылар үзидарәсе активистлары кәгазь йөрәкчек өләшеп, старт бирделәр. Йөрәкчекләргә яхшылык турында мәкаль, я канатлы сүз язылган иде. Алар бу атналыкның девизы булдылар. Яшьармияче хәрәкәте егетләре "Янәшәдә ветеран яши" операциясен куәтләп, педагогик хезмәт ветеранына адреслы ярдәм күрсәттеләр. Аннан ярминкәләр гөрләде. "Йортсыз хайванга ярдәм ит" акциясе дә нәтиҗәле булды. Җыелган коры ризык Әлмәт шәһәрендәге приютка тапшырылды. 
 Атналыкка шушы атна эчендә нәтиҗә ясалачак һәм актив катнашкан укучылар билгеләп үтеләчәк. 
 Ә мәктәпнең икенче катында көзге муллык, матурлык хакында искә төшерә торган күргәзмә ачылды. Анда башлангыч сыйныф укучыларының эшләре урнаштырылды. Макулатура җыю буенча үткәрелгән өмәнең дә нәтиҗәсе уңай булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев