Яңа елдан бюджетта эшләүчеләрнең хезмәт хакы ун процентка артачак
Җәмгыять

Яңа елдан бюджетта эшләүчеләрнең хезмәт хакы ун процентка артачак

Татарстанның финанс министры урынбасары Оксана Кисапова 2023 елның 1 гыйнварыннан республиканың бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы ун процентка артачагын әйтте, дип хәбәр итә ИА «Татар-информ».

«1 гыйнвардан бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакын ун процентка арттыру планлаштырылган. Бюджетта эшләүчеләрнең бөтенесенең дә», - диде Оксана Кисапова Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында.

 


Нет комментариев