САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Галәмнән кайтучылар хөрмәтенә Дамир абый шигырь язган

Билгеле булганча, 4 октябрь көнне Байконур космодромыннан МС-19 космик корабле Галәмгә старт алган иде.

Аның бортында Халыкара космик станциягә дөньядагы беренче «киноэкипаж» — режиссер Клим Шипенко һәм актриса Юлия Пересильд, шулай ук космонавт Антон Шкаплеров очтылар. Алар 12 көн дәвамында Галәмдә нәфис фильм төшерделәр. «Вызов» исемен алган картина «Роскосмос», «Беренче канал» һәм Black and White.Yellow студияләренең уртак проекты булып тора. Экипажның уңышлы кайтуы уңаеннан райондашыбыз Дамир Гарифуллин шигырь язган.
Ура! Ура! Безнекеләр
Галәм урап кайттылар.
Юлларына алсу таңнар
Келәм булып яттылар.
Исән-сау өйгә кайттылар
Батырлар, каһарманнар,
Чын күңелдән барысын да
Алкышлыйлар сарманнар.
Данлы эшләр илне данлый,
Галимнәр белеп язган.
Батырларны кабул итте
Казахстан-Җизказган.
Дулкынлану, горурлану
Хисе генә һәркайда,
“Мең вә миллион афәрин” дип
Котлый кебек Тукай да.
Кайберәүләрнең күзендә
Күз яше дә күренә,
Ничек инде күренмәсен,
Мендек бит күк түренә.
Безнекеләр җиңә белә
Эшнең авырларын да,
Көтик, барсын да күрербез
Кино кадрларында.
Озын юлның башы болар,
Дәвамын да күрербез,
Килер вакыт, хәл белешеп,
Ай янына керербез...
Сизеп торам: яратыр ул
Безнең каен суын да.
Тыныч кына яшик әле –
Тормыш торсын сыенда.
Иксез-чиксез күк шикелле,
Хыялларның чиге юк.
Алда көтә зур җиңүләр,
Һич тә артка чигү юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев