САРМАН

Сармановский район

Рус Тат
Җәмгыять

Гаилә бәйрәмнәрен билгеләп үтүчеләрне район җитәкчелеге тәбрикләде

.

Яңа елга аяк басарга әзерләнеп йөргән көннәрдә районыбызда яшәүче өлкән парлар үзләренең гаилә бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Тәслия һәм Марс Фәсхетдиновлар, Гүзәл һәм Тәвис Нигъмәтуллиннар, Рәмзия һәм Рәис Гәрәевләр, Сәринә һәм Соббух Сәгыйтовлар – алтын, Люция һәм Хәмзә Ялаевлар җәүһәр, ягъни бергә яшәүләренең 60 еллыкларын бәйрәм иттеләр. Бүген – 26 декабрь көнне аларны истәлекле бәйрәмнәре белән район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова тәбрикләде, район башлыгы Фәрит Хөснуллинның Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды. Юбилярларга гомер бәйрәмнәре уңаеннан матур теләкләрен район Башкарма комитетының загс бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Вәлишина да җиткерде.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев