САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Фирүзә апаның карбызлары кояшка елмаялар

.

 Сарман авылында яшәүче Фирүзә апа Габидуллинаны без карбызлар үстерүдә шактый тәҗрибә туплаган бакчачы буларак беләбез. Быел да барып, аның карбызларын тамаша кылып кайттык, бакча тутырып, сибелеп яткан “капкорсаклар”га сокландык. 
 - Май аенда орлыгын турыдан-туры ачык грунтка утырттым, шытып чыкканчы, көн саен су сиптем, шытып чыккач, өч-дүрт көнгә бер тапкыр сибеп тордым. Башка елларда, салкыннар булганда, үсентеләр өстенә банка каплап тора идем, - ди Фирүзә апа.
 Элекке елларда ул бакчасыннан 8 әр килограммлы карбызлар җыйса, быелгы корылык аларга да тәэсир итми калмаган, авырлыклары буенча бераз калышалар - 4-5 килограмм тәшкил итәләр. “Карбызларны ел саен Яңа елга кадәр ашый идек. Ел килү кирәк шул. Җылысы да, яңгыры да кирәк. Быел җылысы булды, әмма яңгыры булмады. Шулай да зарланырлык түгел. Быелгы елда шулай үскәч, бик яхшы. Башка елларда кавыным да уңа иде. Быел тишелә алмадылар”, - ди Фирүзә апа.
 Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев