Елның беренче сабые туды
Җәмгыять

Елның беренче сабые туды

Бүген Сарман үзәк район хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә елның беренче сабые дөньяга аваз салды.

Әхмәт авылында яшәүче Илфар һәм Ләйсән Габдуллиннар бишенче тапкыр әти-әни булдылар. Авырлыгы 2,815 килограммлы һәм буе 50 сантиметр булып туган малай гаиләдә бер кызга дүртенче энекәш булды. 

- Бала да, ана да үзләрен яхшы хис итәләр, сөбханАллаһ, исән-сау булсыннар, - дип хәбәр иттеләр бала тудыру бүлеге хезмәткәрләре.


Нет комментариев