САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Дзержинск шәһәрендә үткән Сабантуен сарманлылар гөрләтте

Сабантуй – күпмилләтле халыклар дуслыгын ныгытучы, татарларның гореф-гадәтләрен саклаучы, җитезлекне, кыюлыкны сынаучы, җыр-моңнарны киңлекләргә таратучы милли бәйрәм.

 Ул моңа кадәр таныш булмаганнарны таныштыра, күптән күрешмәгәннәрне күрештерә, дуслык күперләре сала. Быел да район делегациясе Түбән Новгород өлкәсе Дзержинск шәһәрендә узган Сабантуйда катнашты. Аны район Башкарма комитеты җитәкчесе Әлфис Мөхәммәтгәрәев җитәкләде. Сабантуйны оештыру эшләрен аның урынбасары Индира Сәхипова башкарды. Район мәдәният бүлеге начальнигы Гөлназ Латыйпова җитәкләгән сәнгать коллективы бәйрәмдә катнашучыларга моңлы җырларын, дәртле биюләрен бүләк иттеләр. Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Илгизәр Гаделшин җитәкчелегендәге спортчылар, район данын лаеклы яклап, уңышлы чыгыш ясадылар.

Бу хакта тулырак язманы газетабызның алдагы санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев