САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Быелгы елның беренче баласын хастаханәдән чыгардылар

7 январь көнне районның 2021 елгы беренче гражданины туган иде. Район үзәк хастаханәсеннән хәбәр итүләренчә, баланың авырлыгы – 3360 грамм, буе – 55 сантиметр.

Ә бүген кечкенә Азалияне бәби тудыру йортыннан чыгардылар. Бәхетле әти-әнине – Айсылу һәм Радик Вәлиевләрне район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова һәм ЗАГС бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Вәлишина котладылар һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Котлау хатын һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.
Азалия – гаиләдә өченче бала, апасы белән абыйсының көтеп алынган сеңлесе.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев