САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бүген – Юрий Гагаринның космоска очуына 60 ел

12 апрельнең Космонавтика көне икәнлеген белмәгән кеше юктыр.

Ә быелгысы аның аеруча истәлекле - Юрий Гагаринның космоска очуына 60 ел тулды. Хәрби Кораллы Көчләр Баш штабының Космик очышларга әзерлек һәм тәэмин итү буенча бүлек начальнигы һәм Сергей Королев кул куйган биремдә түбәндәгечә язылган була: “180-230 километр биеклектә 1 сәгать 30 минут дәвамында Җир тирәли очыш ясарга. Очышның максаты – махсус җиһазланган корабта кешенең космоста булу мөмкинлеген, кораб җиһазларын очышта, шулай ук аның Җир белән элемтәсен, корабның һәм космонавтның Җиргә утыру чараларының ышанычлылыгын тикшерү”. Моның белән беррәттән, Советлар Союзы Америка белән ярышыр һәм хәтта аны узып китәр мөмкинлеге барлыгын, үзенең акыл һәм техник потенциалын кешелек мәнфәгатьләрендә файдаланганын да күрсәтте. Ә 1963 елның 16 июнендә Советлар Союзы икенче рекордны куйды – дөнья тарихында беренче буларак, космоска хатын-кыз космонавт Валентина Терешкова очты.
Зөлфия Шәрипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев