САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бүген татар дөньясы тагын бер легендар улын искә ала

Бүген – шулай ук Татарстан Республикасының халык, Россиянең атказанган һәм халык артисты, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Алтын Аполлон иясе, татар халкының “тере легендасы” Илһам Шакировның туган көне.

Илһам абый 1935 елда Сарман районы Яңа Бүләк авылында туа. Әтисе репрессияләнә. Күрше-тирә, танышлары алар гаиләсеннән йөз чөерә. Әтисе урынына калган, аксак килеш фронтка алынган абыйсы хәбәрсез югала. Илһам абыйга ике яшьтән “халык дошманы улы” исемен күтәрергә, әлеге исем алып килгәшн бөтен кыенлыклар, кимсетүләрне кичерергә туры килә. Сугыш елларында Яңа ел бәйрәмендә чыгыш ясаганнан соң, аңа “булачак сандугач” исеме тагылып кала. 1954 елда Казан музыка училищесына, соңыннан консерваториягә укырга керә. Алда аны зур сәхнә юлы көтә. Җырлаудан тыш, фольклор өлкәсендә тикшеренү эше белән шөгыльләнә. Гаҗәеп моңы нәтиҗәсендә миллионнар тарафыннан танылган бөек җырчыга әверелә. 2019 елның 16 январендә вафат була.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев