САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Белгеч кешене телефон номеры буенча табу ысулы турында аңлатты

Телефон номеры буенча кешенең кайда булуын гражданнар үзләре ачыклый алмый, моның өчен дәүләт органнары мөрәҗәгате кирәк.

Балалар яки өлкән туганнарның кайда булуын ачыклау өчен, телефонга махсус кушымта урнаштырып була. Бу турыда «Прайм» агентлыгына Т1 төркеменең тикшеренүләр, кибераналитика һәм үсеше бүлеге җитәкчесе Александр Новиков сөйләгән.

«Кәрәзле элемтә операторлары абонентның урыны турында белешмәне гади мөрәҗәгать буенча гына бирми, моны дәүләт оешмалары мөрәҗәгате белән генә алып була», – диде ул. Бу турыда РИА Новости яза, дип хәбәр итә ИА «Татар-информ».

Ләкин смартфонга куя торган билгеле бер кушымталар ярдәмендә балаларның яки өлкән туганнарның кайда булуын күзәтеп тору мөмкин, ди эксперт. Ул әлеге белешмәне мошенниклар урлау мөмкинлеге турында да искәртә.

Гомумән телефон номеры бик күп шәхси белешмәне үзенә туплый. Мәсәлән, социаль челтәрләрдә әлеге телефон номерына тоташтырылган аккаунтлар буенча да. Мобиль банк аша акча күчергәндә кешенең исеме, атасының исеме, фамилиясенең беренче хәрефе билгеле була.

Шуңа күрә цифрлы гигиена шартларын катгый үтәргә кирәк. Шәхси белешмәсе ачык пространствога минимум дәрәҗәдә чыгарыгыз, билгеле бер гамәлләр өчен аерым сим-карта кулланыгыз. Мәсәлән, интернет-кибеттән сатып алу өчен.

Төрле сәбәпләр табып шалтыратучы таныш булмаган кешеләргә үзегез турында шәхси белешмә бирмәгез, ди Новиков.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев