САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Башкорт егете Идиәт Татарстанны үз итте

.

Башкортстан Республикасының Бәләбәй районында туган егетне язмыш балалар йортына җибәрә. Әтисе сугышта үлгән малай әнисез дә кала. 1944 елда һөнәр училищесына укырга кереп, аны өч елдан тәмамлый һәм авиация заводына эшкә урнаша. Озакламый Совет Армиясе сафларына алына. Иң элек - радист, аннан машина йөртүче булып хезмәт итә. Аннан кайткач, гаилә кора, ике кызлары туа. 1969 елда Миндикаевлар Җәлил поселогына күченәләр. Лаеклы ялга Идиәт Габдулла улы нефтьчеләр берләшмәсеннән чыга. Бүгенге көндә ветеран кече кызы тәрбиясендә яши. Ике оныгы һәм өч оныкчыгы бар. Бүген Идиәт абыйга 90 яшь тулды.
Олуг юбилее белән ветеранны район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде, Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау открыткасын һәм район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән истәлек бүләге тапшырды. Район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, "Шәфкать" үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, Җәлил поселогы башлыгы Рафыйк Кәримов та юбилярга изге теләкләрен җиткерделәр.

Альбина Сабирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев