САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балалар өчен махсус социаль челтәр булдырырга тәкъдим иттеләр

Балалар интернетта үзләрен имин хис итсен һәм бер-берсе белән тыныч кына аралаша алсын өчен аларга махсус социаль челтәр булдырырга кирәк.

Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец «Татар-информ» агентлыгының баш редакторы Ринат Билаловка биргән интервьюсында шундый идеясе белән уртаклашты.

«Бала интернетта үзара бәйләнеш нигезләре турында белергә тиеш. Бу балалар өчен алар үзара аралаша торган махсус социаль челтәр булырга мөмкин. Өстәвенә, без бары тик социаль челтәрләр ярдәмендә генә үзара аралаша ала торган сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар барлыгын да онытмаска тиеш», — дип искәртте ул.

Ирина Волынец фикеренчә, Россиядә талантлы программистлар бик күп, алар бу мәсьәлә белән шөгыльләнә алыр иде.

Ул Кытайда мондый система эшләвен һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәтүен билгеләп үтте. 

 

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/balalar-chen-makhsus-sotsial-cheltr-buldyryrga

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев